news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе мәктәбе укучысы республика чаңгы ярышында көмеш һәм бронза медаль алды

Яшел Үзән шәһәрендә 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында республика беренчелегенә узган чаңгы ярышларында Әгерҗе районыннан да укучылар катнашты.

(Әгерҗе, 22 гыйнвар, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе мәктәбе укучысы республика чаңгы ярышында көмеш һәм бронза медаль алды. Яшел Үзән шәһәрендә 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында республика беренчелегенә узган чаңгы ярышларында Әгерҗе районыннан да укучылар катнашты, дип яза җирле басма.

Бима мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Богдан Павлов классик стильдә биш чакрымга узышуда – икенче, ирекле стильдә өченче урын алды. Ул Кубок һәм Диплом белән бүләкләнде. Богдан 6-10 февральдә Мәскәүдә узачак Россия чемпионатында катнашу хокукы да алды.

Республика беренчелегендә шулай ук Бима мәктәбеннән Наталья Петашева һәм Күләгәштән Александр Изиргин да район данын яклап чыгыш ясадылар.

Гомумән, республиканың 27 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе арасыннан әгерҗелеләр унынчы урынга лаек булдылар. Яшь спортчыларны бәйгегә тренерлар Евгений Яркеев һәм Эдуард Михайлов әзерләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot