Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе һәм Кече Пурга җитәкчеләре спортта сыналды
Йөзү буенча ярышта әтнәлеләр беренче урын алды.
(Әгерҗе, 17 ноябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). “Олимп“ спорт комплексында Әгерҗе районы һәм Кече Пурганың муниципаль хезмәткәрләре спортта сыналдылар.
"Бу очрашуга берничә ел элек нигез салынган иде. Ул вакытта Кече Пургада волейбол уйнадык. Бик матур, күңелләрдә сакланырдай уен булган иде ул", – ди спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов.
Ике район башлыклары Валерий Макаров, Сергей Юрин һәм аларның спорт белән дус командалары, бу көнне берничә генә сәгатькә булса да эшләрен онытып, бар күңелләрен спортка бирделәр.
Башта командалар волейбол мәйданында очраштылар. Мавыктыргыч уенда һәр команда җиңү өчен тырышты. Әгерҗелеләр, ут күршеләрдән өстен чыгып, 3:0 исәбе белән җиңү яуладылар.
Йөзүдә дә осталыкларын күрсәттеләр җитәкчеләр. Эстафета ярышында беренче этапта Кече Пурга командасы вәкиле алга чыкты. Икенче этапта район мәдәният бүлеге Марс Гатауллин араны бик күпкә кыскартты һәм алга таба да әгерҗелеләр җитезлекләре белән сокландырды.
Нәтиҗәдә, әтнәлеләр беренче урын яуладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз