Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе мөхтәсибәте төбәкара мини-футбол ярышлары уздырды
Түбән Каманың “Мәчет“ командасы беренче урынга лаек булды.
(Әгерҗе, 6 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Әгерҗенең “Олимп“ спорт комплексында мөселманнар арасында Әгерҗе мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган мини-футбол буенча төбәкара ярышлар уздырылды. Әлеге чараны Әгерҗе районы мөхтәсибәте оештырды, дип яза җирле басма.
Ярышларда Алабуга, Түбән Кама, Чаллы, Әгерҗе, Ямурза авылы, Можга, Сарапул һәм Ижау каласыннан тугыз команда катнашты.
Футбол яратучыларны сәламләргә район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та килгән иде.
–Төрле төбәкләрдән килгән спорт, дуслык һәм бердәмлек ярышларында һәрберегезгә уңышлар телим, – диде ул.
Менделеев районы имам-мөхтәсибе Ирек Нуриев фатихасыннан соң ярышлар башланып китте.
Спорт яратучылар ике төркемгә бүленеп уйнадылар.
–Командалар бик көчле. Аларның бер-берсе белән беренче тапкыр гына көч сынашуы түгел инде. Беренче төркемчәдә иң көчлесе безнең Әгерҗе командасы булды. Призлы урыннар өчен ярышта Чаллының “Кәүсәр“ командасы белән көч сынаштык. Көчләр тигез иде, бер-беребезнең капкаларына икешәр гол керттек. Ә пинальти билгеләнгәч, Яр Чаллы командасы файдасына 3:2 булды, – диде Әгерҗедән мөселман кардәшебез Аликс Дәүләтшин.
Ярышларда Чаллы өченче, Ижауның “Әл-Фуркан“ командасы икенче, Түбән Каманың “Мәчет“ командасы беренче урынга лаек булды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды, дип яза җирле басма.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз