news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе мәдрәсәсендә шәкертләргә шәһадәтнамәләр тапшырылды

Быел Әгерҗе мәдрәсәсен тугыз шәкерт тәмамлады.

(Әгерҗе, 28 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Әгерҗе мәдрәсәсендә шәкертләргә шәһадәтнамәләр тапшырылды. Аларның барысы да алдагы елдан укуларын дәвам итәргә ниятлиләр, дип яза җирле басма.

Шәкертләрне, аларның мөгаллимнәрен район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин сәламләде. 

–Гыйлем алу да, аны бирү дә бик саваплы. Үз үрнәгегездә башкаларны да әйдәгез. Әби-бабайларыбыз да динне саклауга зур өлеш керткәннәр. Әлеге бурыч сезгә дә йөкләнә. Безнең Ислам динендә көчләү юк, әмма өндәү бар. Матур итеп вәгазьләсәгез, әдәбегез, үз-үзегезне тотышыгыз белән үрнәк күрсәтсәгез, иярүчеләр булмый калмас. Гыйлемегезне башкалар белән бүлешә белегез. Белемне үзеңдә генә саклау – бик куркыныч. Моны Аллаһы Тәгалә дә хупламый, – дип вәгазьләде хәзрәт.
Шушы ук фикер мөгаллимә Дилә ханым Абдуллинаның да чыгышында дәвам итте.

–Пәйгамбәребезнең: “Кытайга барып булса да гыйлем алыгыз, чөнки белем алу фарыз“, дигән сүзләре бар. Әмма Кытайга барып йөрисе юк, чөнки үзебезнең Әгерҗедә бик күркәм мәдрәсә дә, гыйлем бирүчеләребез дә бар. Менә сез дә өч ел дәвамында дини уку йортында белем тупладыгыз. Дәресләргә бик җитди карадыгыз, әзерләнеп йөрдегез. Мөселман әдәбе белән киендегез. Уку йортында уздырылган чараларда да актив катнаштыгыз. Авыллардан да килеп укучылар булды. Барыгызның да гыйлем алуы файдага булса иде. Җәй көне дә дәгъвәтне онытмагыз. Догада булыгыз. Бер-берегезгә кунакка йөрешегез.

Ә 1 октябрьдә без сезне кабат мәдрәсәбезгә көтеп калабыз. Үзегез белән берәр шәкерт тә алып килегез, – диде Дилә ханым.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100