news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе мәдрәсәсендә Баруди елын йомгаклауга багышланган дини бәйрәм узды

Рәбигыл ахир аеның беренче көнендә “Нур“ мәчете каршындагы мәдрәсә бинасында Мәүлид бәйрәме уздырылды.

(Әгерҗе, 27 декабрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе мәдрәсәсендә Баруди елын йомгаклауга багышланган дини бәйрәм узды, дип яза җирле басма.

Рәбигыл ахир аеның беренче көнендә “Нур“ мәчете каршындагы мәдрәсә бинасында Мәүлид бәйрәме уздырылды.

 Узып баручы ел Баруди елы булганлыктан, Коръән уку белән башланган бу чарада район имам-мөхтәсибе хаҗи Габделкәрим хәзрәт вәгазеннән соң кардәшләребезгә Галимҗан Баруди (Галиев) турында фильм тәкъдим ителде. Тууына 160 ел тулган галим, педагог, дәреслекләр авторы, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Баруди турында язылган шигырьләр укылды. Аннан пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә багышланган викторина уздырылды. Сорауларга җавап бирүдә мөгаллимә Ясминә Латфуллина аеруча активлык күрсәтте. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә салаватлар әйтелде, аны әйтүнең хикмәтләре турында шигырьләр укылды. Мөнәҗәтләр укуны Габделкәрим хәзрәт үзе башлап җибәрде. Аннан башка дин кардәшләребез дәвам итте.

Киләсе ел Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗани елы итеп игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100