Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе мәчетендә Корбан гаете зурлап үткәрелде
Корбанлык итен район башлыгы бүләк иткән.
(Әгерҗе, 22 август, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗенең “Нур“ мәчетенә Корбан гаетенә иртән иртүк халык бик күпләп агылды, дип яза җирле басма.
Өлкәннәр белән бергә яшьләр һәм балалар да күп иде мәчеттә. Әгерҗелеләрне бәйрәм белән котларга район башлыгы Валерий Макаров килде. Ул һәр гаиләгә бәрәкәт, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек теләде.Бәйрәм вәгазен тыңлагач, Гает намазы укылды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Тәмле коймак белән сыйлангач, балалар өчен күңелле уеннар башланып китте. Аларны оештыруда район хакимияте хезмәткәре Энҗе Муллахмәтова, балалар китапханәсе белгечләре зур булышлык күрсәтте. Балалар җитезлектә, өлгерлектә ярыштылар. “Нур” мәдрәсәсе мөгаллимәсе Әлфия Гыйззәтуллина чәчәкле кайма (ободок) ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин ислам дине буенча балаларга викторина үткәрде. Батутларда сикерү дә балаларга бик ошады. Бәйрәмдә балаларга бик күп бүләкләр һәм тәмле-татлы күчтәнәчләр өләшенде.
Аннан бәйрәм кунаклары корбанлык итеннән әзерләнгән пылау белән сыйландылар. Әлеге корбанлык – район башлыгының изге бәйрәмгә бүләге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз