Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе локомотив депосына заманча тепловозлар кайткан
Ул 3604 ат көченә ия.
(Әгерҗе, 5 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Екатерина Самсонова).Әгерҗе станциясе һәм локомотив депосының бер гасырлык юбилейлары елында Әгерҗегә 17 яңа заманча тепловоз кайтты. Аның 12се кулланылышка кертелгән. Тагын өч тепловоз кайтырга тиеш. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
"Яңа тепловозлар безгә планлы нигездә килде. Алар Мәскәү, Идел буе, Төньяк Кавказ тимер юллары буйлап йөриләр инде. Чират безнең Горький тимер юлына да килеп җитте", – диде эксплуатацион локомотив депосы начальнигы Олег Соловьев.
Ике секцияле әлеге магистраль йөк тепловозы Брянск машиналар төзү заводында чыгарыла. Ул – Россиядә 90 проценты үзебездә җитештерелгән конструкцияләрдән ясалган беренче тепловоз.
Локомотив заманча экономияле материаллардан җыелган. Ул 3604 ат көченә ия. Бу поездның авырлыгын 4200 тоннадан 5500 тоннага җиткерергә мөмкинлек бирә. Димәк, яңа тепловозлар элеккеләренә караганда 1300 тоннага күбрәк йөк йөртә ала. Ягулык сарыф итү һәм тирә-якка зарарлы матдәләрнең чыгарылуы кимегән.
Биредә кондиционер, микродулкынлы мич, суыткыч, автоном җылыткыч, суы җылытыла торган юынгыч, барлык санитар таләпләргә туры килүче биотуалет бар. Утыргычларын да үзеңә уңайлы итеп көйләргә була. Шулай ук радиостанция, локомотив бригадасы гамәлләрен теркәп баручы видеокамера, тышкы якны күзәтүче видеорегистратор куелган.
Ике заманча куркынычсызлык системасы урнаштырылган. Эвакуацияләү чаралары бар. Хәтта арткы як көзгеләрне электр ярдәмендә көйләү һәм җылыту да каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз