news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе өлкәннәре сәламәтлекләрен ныгыту белән шөгыльләнә

Өлкәннәр дөрес тукланырга, авыруларны җиңәргә өйрәнә.

Әгерҗе өлкәннәре сәламәтлекләрен ныгыту белән шөгыльләнә

(Әгерҗе, 13 октябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә унҗиденче ел эшләп килүче “Оптимистлар“ физкультура-сәламәтләндерү төркеменә 60-70 яшьлек пенсионер ханымнар йөри. Өч ел элек алар Пенсия фонды идарәсе каршындагы “III буын университеты“на кушылалар.  Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Моннан күп еллар элек лаеклы ялдагы ике ахирәт Әлфия Закирова белән Аидә Старикова очрашкан саен үзләренә мавыктыргыч шөгыль табу турында сүз алып баралар. Ниһаять, уртак фикергә килеп 2003 елда клуб оештыралар һәм теләге булганнарны бергә җыялар. Тора-бара ныклы, бердәм команда туплана.

Яшьтән үк сәламәт яшәү рәвеше алып бару белән кызыксынган Әлфия Әнвәр кызын клубның җитәкчесе итеп билгелиләр. Шул көннән башлап бүгенгә кадәр Әлфия ханым – эзләнүдә. Ул төрле алдынгы методикаларны өйрәнә, махсус курсларда белемен арттыра. Үзе өйрәнгәннәр белән башкаларны да таныштыра.

Әнә шулай итеп, ул өлкәннәрне сәламәтлекләрен ныгытырга, дөрес тукланырга, авыруларны җиңәргә өйрәтә. Бертөрлелеккә юл куймас өчен күнегүләрне һәрвакыт үзгәртеп тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100