news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе кызы Удмуртиядә узачак “Татар кызы“ бәйгесендә катнаша

Азалия – конкурсантлар арасында иң яше. Ул бүгенге көндә республика медицина көллиятенең III курсында белем ала.

(Әгерҗе, 29 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Удмуртиядә ун кыз “Татар кызы–2019” бәйгесе финалына чыкты. Алар арасында Әгерҗе кызы Азалия Гыйльїметдинова да бар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.


Азалия – конкурсантлар арасында иң яше. Ул бүгенге көндә республика медицина көллиятенең III курсында белем ала.

– Әлеге бәйгенең төп оештыручысы – республиканың “Иман” татар яшьләре берлеге. Мин бу оешмага дус кызым чакыруы буенча йөри башлаган идем. Әлеге берлеккә керү студент тормышын тагын да кызыклырак итү өчен күп кенә мөмкинлекләргә юл ачты: егет-кызлар белән бергәләп милли чараларга йөрибез, үзебезне төрле конкурсларда сыныйбыз, – ди Азалия.

“Татар кызы” бәйгесендә катнашырга да дус кызы тәкъдим итә аңа. Кастингта чыгыш ясаган 40лап кыз арасыннан финалга узгач, бар тырышлыгын, сәләтен җигеп алдагы этапка әзерләнә башлый ул.

Финалга әзерләнү барышында төрле өй биремнәрен дә үтиләр кызлар. Финал өлешендә милли кием элементларын булдыру сәләтен күрсәтергә, иҗади номер әзерләргә һәм интеллектуаль бәйгедә катнашырга туры киләчәк татар кызларына.

Хәзерге вакытта социаль челтәрләрдәге бәйге төркемендә кызларга тавыш бирү бара. Әлегә иң күп тавыш җыючы – Азалия. Тавыш бирү юлы белән сайланган җиңүче тамашачы мәхәббәте призына лаек булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100