Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе кызы Удмуртия башкаласында узучы “Татар кызы“нда катнаша
Аидә, “Карлыгыч“ җырын башкарып, финалга уза.
(Әгерҗе, 15 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Ижау шәһәрендә сәләтле, уңган-булган, оста кызлар арасында “Татар кызы“ бәйгесен уздыру – матур традиция. Быел әлеге бәйгедә Әгерҗе кызы Аидә Мәгъдәнурова да катнаша. Бу – аның күптәнге хыялы, дип яза җирле басма.
Аидә, Әгерҗедә 1нче гимназияне тәмамлап, ИжГТУда икътисадчы һөнәрен үзләштергән. Мәктәп елларыннан ук җырлап, бик күп конкурсларда җиңү яулаган иде ул. Хәзер Аидә ире Максим белән бер яшьлек улы Даниилны тәрбияли. Декрет ялында утыручы яшь әни үзен “Татар кызы“нда сынап карарга булган.
–Ял вакытында өй мәшәкатьләре, бертөрлелек кайвакыт туйдырып та җибәрә. Моңа кадәр сәхнә тормышы белән кайнап яшәгәч, кеше арасына чыгасы, җырлыйсы килә. Бу бәйгене берничә ел күзәтеп киләм инде. Быел тәвәккәлләп катнашырга булдым, – ди Аидә.
Кызлар башта анкета тутыралар. Аннан кастингка чакыру алалар. Анда кырык сәләтле татар кызы катнаша. Аидә, “Карлыгыч“ җырын башкарып, финалга уза. Аның белән бергә Удмуртиянең төрле шәһәрләреннән финалга үткән сигез кыз да бу көннәрдә 30 мартта булачак бәйгегә бик җитди әзерлек эшләре алып баралар.
–Аның өчен татарлар тарихын, милли гореф-гадәтләрне ныклап белергә кирәк. Бер бирем нәкъ менә тарих белән бәйле булачак. Аннан соң калфак, изү тегү, чигү осталыгын күрсәтәбез. Моның өчен Ижауга мастер-классларга йөрдек. Өченче этапта иҗади осталык белән сыналабыз. Мин, әлбәттә, җырлаячакмын, – ди Аидә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз