news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе кызы республика бәйгесендә икенче урын алды

Казанда аңа Диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Әгерҗе кызы республика бәйгесендә икенче урын алды
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 11 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре арасында узган үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотр-бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда Әгерҗе кызы Алинә Колчина уңышлы чыгыш ясады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әгерҗе районы ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Ләйлә Йосыпованың кызы  “Вокал“ номинациясендә икенче урын яулады. Казанда аңа Диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Ул көндәшләренең бик сәләтле булуын да яшерми. Үзен әлеге бәйгегә әзерләгән җитәкчесе Марсилә Муллахмәтовага һәм белем ала торган 1нче гимназия коллективына олы рәхмәтен җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot