news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе кызы районның “Ел спортчысы“ исеменә лаек булды

Дарья Лукьянченко бер елда унбиш алтын медаль яулаган.

(Әгерҗе, 21 декабрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗенең  1нче гимназиясенең 11б сыйныф укучысы Дарья Лукьянченко районның “Ел спортчысы“ исеменә лаек булды. Ул бу атнада тренеры белән Казанда иң яхшы спортчыларны хөрмәтләү тантанасында да катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Грайр Аракелян җитәкчелегендә кул сугышы серләренә өйрәнә. Спортчы кыз быел Татарстан һәм Бөтенроссия күләмендә уздырылган ярышларда 15 алтын медаль яулаган.

Грайр Аракелян, елның “Иң яхшы спорт мәктәбе тренеры“ смотр-конкурсының “Иң яшь тренер“ номинациясендә җиңеп, бүләкләүгә лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100