news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе кызы кул көрәше бәйгесендә беренче урынны алган

Спортчы кызга медаль һәм биш мең сум премия тапшырганнар.

Әгерҗе кызы кул көрәше бәйгесендә беренче урынны алган

(Әгерҗе, 23 июль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре").  Әгерҗе районы Көчек авылы кызы Миләүшә Гыймранова һәр елны Мамадышта Питрау бәйрәмендә катнаша. Быел да ул хатын-кызлар арасында узган кул көрәше бәйгесендә беренче урынны алган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 

Каты куллы кыз быел да биредә үзенең осталыгын күрсәткән. Ул Әгерҗе районы данын яклап чыгыш ясаган. Спортчы кызга медаль һәм биш мең сум премия тапшырганнар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot