news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе кызы Ижауда “Татар кызы“ бәйгесендә катнашты

Ул “Зыялы кыз“ номинациясендә җиңде.

(Әгерҗе, 3 апрель, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе кызы Аидә Мәгъдәнурова Ижауда “Татар кызы“ бәйгесендә катнашты, дип яза җирле басма.

Удмуртиянең төрле шәһәрләреннән килгән сигез кыз дәрәҗәле жюри алдында осталыкларын, талантларын күрсәттеләр. Жюри милли гореф-гадәтләрне, тарихны белү буенча белемнәрен сынады, кызлар теккән милли баш кием – калфакка бәя бирде. Ижади бәйгедә сәхнә осталыкларын күрсәттеләр. Аидә конкурста җыр башкарган. “Татар кызы“нда абсолют җиңүче булмаса да, “Зыялы кыз“ номинациясендә Аидәгә тиңнәр булмады. “Бәйгедә тапшырылган Диплом һәм бүләкләрне кадерле истәлек итеп саклаячакмын“, ди Аидә.

news_right_1
news_right_2
news_bot