news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе кызы Европа чемпионатыннан көмеш медаль белән кайтты

Альмира Хәбибуллина Болгариядә узган кул көрәше буенча Европа чемпионатын призлы урын алды

(Әгерҗе, 6 июнь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Тирсә авылы кызы Альмира Хәбибуллина Болгариядә узган кул көрәше буенча Европа чемпионатыннан көмеш медаль белән кайтты, дип яза район газетасы. 

Болгариянең София шәһәрендә узган ярышта төрле илләрдән иң көчле спортчылар катнаша. 28нче тапкыр узган чемпионат Әгерҗе кызына да уңыш китерә. 

Бу каты куллы кызның беренче генә уңышы түгел инде. Альмира – күп тапкыр Россия чемпионы булган спортчы. Аның моңа кадәр дә Европа һәм Дөнья чемпионатларында да призлы урыннар яулаганы бар иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot