news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе кызы “Ералаш"ның зур фестивалендә катнашып кайтты

Әлеге фестивальдә катнашкан 150 талантлы яшүсмер арасыннан 24е генә икенче турга уза. Алар арасында Айгөл дә була.

(Әгерҗе, 27 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Әгерҗедә 3нче мәктәпнең 4 сыйныфында укучы Айгөл Хисмәтуллина Мәскәүдән “Ералашның зур фестивале“ндә катнашып кайтты, дип яза җирле басма.

Айгөл дүрт көн Мәскәү астында урнашкан Ершов ял йортында яши, танылган артистлар, әлеге проектның җитәкчесе Борис Грачевский белән аралаша, мастер-классларда катнаша. Әлеге фестивальдә катнашкан 150 талантлы яшүсмер арасыннан 24е генә икенче турга уза. Алар арасында Айгөл дә була. Икенче турдан соң абсолют җиңүче булмаса да, Әгерҗе кызына бик күп бүләкләр тапшыралар. Айгөлнең хәзер 120 фокус күрсәтү өчен җыелма әйберләре бар. Талантлы кыз икенче елга да фестивальгә бару теләге белән яна, анда җиңү өчен бар тырышлыгымны куячакмын, ди.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100