news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе кызы “Ералаш“ фестивале җиңүчесе булды

Әгерҗедә 3 нче мәктәптә укучы Айгөл Хисмәтуллина, “Ералаш“ фестивалендә җиңү яулап, әлеге тележурналга төшү хокукына ия булды.

Әгерҗе кызы “Ералаш“ фестивале җиңүчесе булды
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 12 апрель, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“).Әгерҗедә 3нче мәктәптә укучы Айгөл Хисмәтуллина, “Ералаш“ фестивалендә җиңү яулап, әлеге тележурналга төшү хокукына ия булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Мәскәү өлкәсендә узган “Ералаш“ фестиваленә Калининградтан алып Хабаровскига кадәр төрле төбәкләрдән малайлар-кызлар килгән иде. Анда Әгерҗедән апалы-сеңелле Айгөл һәм Лиана Хисмәтуллиналар да катнаштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot