Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗе кызы «Ак калфак» бәйгесендә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды
Аңа Диплом һәм бүләкләр тапшырылды
(Әгерҗе, 12 март, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Энҗе Латыйпова Татарстанның төрле районнарыннан, Пенза һәм Киров өлкәләреннән, Удмуртиядән килгән яшьтәшләре белән Казанда V Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесендә катнашты.
Кызлар жюри әгъзаларын үзләре белән таныштырды һәм туган яклары, традицияләре, гаилә шәҗәрәләре турында презентация тәкъдим итте.
Катнашучылар өчен каз пешерү һәм токмач кисү буенча остаханәләр үткәрелде. Энҗе Латыйпова әлеге бәйгедә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аңа Диплом һәм бүләкләр тапшырылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз