news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе кызлары кул көрәшендә җиңү яулый

Тирсәдән Альмира Хәбибуллина сул кулы белән – беренче, уң кулы белән икенче урын яулады.

(Әгерҗе, 21 февраль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Мәскәүдә 14-21 яшьлекләр арасында Россия беренчелегенә узган кул көрәше ярышында Әгерҗенең каты куллы кызларына да бәхет елмайды, дип яза район газетасы.

Тирсәдән Альмира Хәбибуллина сул кулы белән – беренче, уң кулы белән икенче урын яулады һәм Россия җыелма командасы составында Европа һәм Дөнья беренчелеге ярышларында катнашу хокукы алды. Альмираны бәйгегә балаларга белем бирү-савыктыру үзәге тренеры Сирень Галиуллин әзерләде.

Бу ярышта катнашкан Әгерҗе кызы Диана Гобәева бишенче урын алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot