news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе кызлары кул көрәше буенча Россия чемпионатында җиңү яулады

Кызлар Болгариядә узачак Европа беренчелегендә катнашу хокукы алдылар.

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Екатеринбург өлкәсендә кул көрәше буенча Россия чемпионаты узды. Әгерҗе кызлары җиңү яулап кайтты, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре".

Татарстан җыелма командасы составында Әгерҗенең көчле куллы егет-кызлары катнашты. Әлеге ярышта Россиянең 52 төбәгеннән барлыгы 700дән артык спортчы көч сынашты.

"Күп еллар әлеге спорт төрле белән шөгыльләнүче Тирсә кызы Альмира Хәбибуллина бәйгедә 21 яшькә кадәргеләр арасында 50 килога кадәр үлчәү авырлыгында беренче урын яулады. Тренеры – Сирень Галиуллин. Әгерҗедә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Диана Гобәева 16 яшькә кадәргеләр арасында сул кулы белән – икенче, уң кулы белән өченче урын алды", - дип яза район газетасы.

Кызлар икесе дә май аенда Болгариядә узачак Европа беренчелегендә катнашу хокукы алдылар.  

news_right_1
news_right_2
news_bot