Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе кызлары Казанда узган чир спорты буенча чемпион булып кайттылар
Бәйгедә Әгерҗенең “Радуга культур“ балалар иҗаты йортында шөгыльләнүчеләр дә чыгыш ясады.
(Әгерҗе, 7 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Казанда “Ак Барс“ Яшьләр үзәгендә тәүге тапкыр узган чир спорты буенча Татарстан беренчелеге һәм Чемпионатында Казан, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Минзәләнең яшь спортчылары белән бергә Әгерҗенең “Радуга культур“ балалар иҗаты йортында шөгыльләнүчеләр дә чыгыш ясады.
Өстәмә белем бирү педагогы Айгөл Гыйззәтуллина шәкертләре – Татарстан яшүсмерләр җыелма командасы составында чыгыш ясаган Ильвина Зәйнуллина, Арина Климова, Гөлнур Алишева чемпионатның беренче җиңүчеләре булдылар. “Чир хип-хоп“ төркемендә 8-11 яшьлекләр арасында Ильвина Зәйнуллина алтын медаль яулады. Шушы ук төркемнең 12-14 яшьлекләр арасында чыгыш ясаган Арина Климова, Гөлнур Алишева да – алтын медаль ияләре. Арина белән Гөлнур “Чир хип-хоп двойка“ төркемендә көмеш медаль дә алдылар.
–Балаларыбызның 300 спортчы катнашкан бәйгедә җиңү яулаулары – безнең өчен зур шатлык ул. Республика күләмендәге дәрәҗәле бәйгегә әзерләгәне өчен педагог Айгөл Рәисовнага олы рәхмәтебезне белдерәбез, – диләр әти-әниләр.
Хәзер яшь спортчылар Мәскәүдә узачак Россия Чемпионатына әзерләнәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз