news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе кырларыннан уңыш җыюда фермерлар да ярдәм итә

Әгерҗе районы башлыгы техникасы булган авыл кешеләренә “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте кырларыннан алтын бөртекләрне җыеп алуда ярдәм итүләрен сораган иде

 (Әгерҗе, 8 сентябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров быел язгы чәчү вакытындагы кебек урып-җыю чорында да фермерларга, техникасы булган авыл кешеләренә “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте кырларыннан алтын бөртекләрне җыеп алуда ярдәм итүләрен сораган иде, дип яза район газетасы.

Барҗы-Умгада 26 ел фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче, заманында колхоз дип янып йөргән Тәлгать Муллаәхмәтов бу көннәрдә туган авылы Барҗы-Умга һәм Кичкетаң кырларыннан Дон-1500 комбайны белән арпа суктыра.

–Үземнең 63 гектарга чәчкән бодай, арпаны өч көндә суктырып, складка урнаштырганнан соң, эш туктап калган кебек тоелды. Җәйрәп яткан иген басуларыннан бер әйләнеп кайту гына да ни тора дидем дә, күңел ашкынуын басар өчен басу-кырларга чыгып киттем. Быел урып-җыюга ике атнага соңарып төшкән “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенә дә ярдәм итәсем килде, – ди Тәлгать абый.

Егәрле “Нью Холланд“ комбайны янында минеке “чүп“ кенә дисә дә, Тәлгать абый да, көн саен 3,5 тонна сыешлы сигезәр бункер ашлык суктырып, агрофирмага күпме файда китерә.

–Берничә көн Варкләд-Бодьядан тәҗрибәле комбайнчы Олег Михайлов белән бергә эшләдек. Ул кырларны ярдәмчеләре – кызлары Анастасия һәм Алина белән иңләде. Олегның бик ярдәмчел, кайгыртучан булуына сокландым. Комбайным көйсезләнеп китеп туктап калсам, шундук ярдәмгә килә иде, – ди Тәлгать абый.

Хәзер Олег икенче басуга күчкән. Ә фермер әле һаман туган ягы кырларында уңыш җыюны дәвам итә.

–Иртәдән кичкә кадәр эшләсәм дә, әллә ни ару сизелми. Хәзер, иң мөһиме, бөртеклеләрне тизрәк җыеп алу. Комбайным ватылмаса, сынатырга исәп юк, – ди Тәлгать абый.
 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100