news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе кырларында чәчү эшләренә дә керешкәннәр

Планны арттырып үти алмауларының сәбәпләре дә бар: ягулык-майлау материаллары, орлык, ашламага кытлык булган очраклар да аз булмый икән.

(Әгерҗе, 4 сентябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районында алтын бөртекләрне җыюның гына түгел, киләсе ел уңышына нигез салуның да кызган чоры. “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте кырлары урып-җыю комбайннары белән бергә чәчү эшләре башкаручы тракторларның да гөрелтесенә күмелгән, дип яза район газетасы.

Без барган көнне дә “Кичкетаң“ бүлекчәсенең бер басуында кыр кораблары арыш суктыралар иде.

–Гомумән, безнең бүлекчәдә 1838 гектарда урып-җыю эшләре башкарылырга тиеш. 900 гектардан арыш һәм арпа уңышы җыеп алынды. 942 гектарда бодай суктырасы бар әле, – дип хәбәр итте урак барышы турында бригадир Виталий Кокорышкин.

Ә очы-кырые күренмәгән икенче басуда дистәгә якын техника чәчү эшләрен башкару белән мәшгуль. Тузан болыты эчендә алны-ялны белми эшләүче механизатор-шоферларны күрүгә “Ходай түземлек бирсен аларга“ дип теләдек. Әнә, көчле егәрле “Нью Холланд“ тракторында эшләүче Апас егете Фәнис Шәрәфиев һәм Т-150 тимер атында Эдуард Васильев җир эшкәртәләр. Виталий Сашин, Флүр Ибраһимов, Владимир Сашин МТЗ тракторларында тырмалаган туфракка гәрәбәдәй арыш бөртекләре чәчәләр. Ашлык, ашлама төяүдә, ташуда Вәсил Муллануров, Анатолий Стахеев, Көчек егете Илсур Фәттахов эшлиләр. Вәсил һәм Анатолийны, чын мәгънәсендә, җир уллары дияргә була. 20 елдан артык инде язгы, көзге кыр эшләрендә катнашалар алар. Ә яшь егет Илсур орлыкны Көчектән үк ташый икән. “Бик җаваплы, тырыш егет“, дип мактадылар аны тәҗрибәле механизаторлар.

Быел Кичкетаң басуларына егәрле “Нью Холланд“ тракторын да керткәннәр. Аны иярләү “Яңавыл“ бүлекчәсе механизаторлары Котдус Гыйльмегаянов һәм Миндар Харисовка йөкләнгән.

–Башка елларны урып-җыю эшләрендә катнаша идем. Заманында бөртеклеләрне “Нива“ комбайнында да суктырдым. Узган ел “Нью Холланд“та эшләп, район күләмендә икенче урынга чыктым. Быел, кызганыч, басуларны кыр корабында иңләргә туры килмәде, – ди Миндар.

Әмма аңа чәчү эше дә ят түгел. Яз көне әлеге мөһим кампания вакытында беренчелекне үз кулында тоткан ул. Тәҗрибәле механизатордан “бу зур егәрлекле тракторны иярләү авыр түгелме?“ дип тә кызыксынабыз.

–Юк, җиде тонна авырлыкта булса да, чит ил техникасын иярләү берни түгел. Әмма агрегат һәрчак күз уңында булырга тиеш. Бөртеклеләр, ашлама тигез төшсен өчен һәрвакыт карап-тикшереп торырга кирәк. Чүп-чар тыгылса, чистартырга да туры килә. Шуңа күрә тракторда бер генә кеше эшләү мөмкин түгел, – ди Миндар.
Яңавылдан килеп эшләү җиңел булмаса да, җир уллары сер бирмиләр.

–Һәр көнне иртәнге дүртенче яртыда юлга чыгабыз. Сәгать биштә кырда инде без. Караңгы төшкәнче кичке җиденче яртыга кадәр эшлибез. Әмма ничек кенә тырышсак та, норманы 55 гектардан күпкә арттырып үтәп булмый. Чәчүгә чыкканнан бирле бары ике көн ике норма эшләдек. Нигездә, 70-80 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарабыз, – ди Миндар.

Планны арттырып үти алмауларының сәбәпләре дә бар: ягулык-майлау материаллары, орлык, ашламага кытлык булган очраклар да аз булмый икән.

–Бөтен нәрсә без теләгәнчә үзвакытында һәм төгәл башкарылса, тагын да дәртләнебрәк эшләр идек, – диләр егетләр.

“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтендә берничә ай хезмәт хакы бирелмәве дә егетләрнең кәефен төшерәдер, мөгаен.

–Әмма ничек кенә булмасын, без алга куелган бурычны үтәргә тиеш. Югары агротехник таләпләрне саклау, тиешенчә минераль ашлама кертү, бөртеклеләрне бар таләпләрне саклап җир куенына иңдерү – безнең бурыч. Җир тиешенчә тәрбияләгәндә генә уңышны юмарт бирә. Шуңа күрә төшенкелеккә бирелмичә, намусыбыз кушканча эшләргә тырышабыз, – ди Миндар.

Бу атнада “Кичкетаң“ бүлекчәсендә 1142 гектар мәйданда арыш чәчүне төгәллиләр. Аннан механизаторларны 265 гектарда бодай чәчеләчәк басулар көтә, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100