news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе КВНчылары “Алга“ республика лигасына чыкты

Иң яхшы чыгыш ясаган 26 команда “Алга“ республика КВН лигасына узды.

(Әгерҗе, 13 февраль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Казанда XXIII КВН телевизион фестивале гала-концертында республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 77 команда арасында Әгерҗенең “САГА“ командасы да чыгыш ясады, дип яза җирле басма.

КВНчылар берничә сәгать дәвамында тамашачыларга яхшы кәеф һәм елмаю бүләк иттеләр. Иң яхшы чыгыш ясаган 26 команда “Алга“ республика КВН лигасына узды. Алар арасында Әгерҗе КВНчылары да бар. Хәзер егетләр-кызлар алдагы сезонга әзерләнәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot