news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе китапханәчеләре китаплардан чыршы ясаган

Әгерҗе районы үзәк китапханә хезмәткәрләре Яңа елга үзенчәлекле чыршы ясаганнар.

(Әгерҗе, 19 декабрь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“).Әгерҗе районы үзәк китапханә хезмәткәрләре Яңа елга үзенчәлекле чыршы ясаганнар, дип яза җирле басма.


–Кабинетларны бәйрәмчә итеп бизәргә тырышабыз. Менә без – туплау бүлеге хезмәткәрләре китаплардан нинди чыршы ясадык, – диләр бүлек хезмәткәрләре.
Матур да, үзенчәлекле дә чыршы булган бу. Китапханәгә кергән һәркем хезмәткәрләрнең иҗат җимешенә, фантазияләренә соклануын белдерә икән.

news_right_1
news_right_2
news_bot