news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе кешесе урман кискәне өчен хөкем ителгән

Әгерҗе районы прокуратурусы 57 яшьлек Арсланов Рафаилга карата булган дәүләт гаепләвен яклады.

 (Казан,15 сентябрь, «Татар-информ»). Әгерҗе районы прокуратурусы 57яшьлек Арсланов Рафаилга карата булган дәүләт гаепләвен яклады. Ул РФ ҖКның 260 маддәсе 2нче бүлеге «г» пукты буенча гаепле дип табылган (законсыз рәвештә зур күләмдә урман кисү).

Судта билгеләнгәнчә, 2016 елның июнь аенда Арсланов саклана торган һәм дәүләт урман фондына кергән Әгерҗе урманчылыгы урманыннан законсыз рәвештә 3,885 куб.м. күләмендә алты нарат агачы кисеп алган. Шуның белән ул Россия Федерациясе урман фондына 60 меңнән артык зыян салган.

Үз гаебен Арсланов тулысынча раслаган.

Суд аны 1 елга сынау вакыты белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.

Суд карары закон көченә кермәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100