news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе көрәшчеләре беренче урын алды

Исәнбайда узган көрәш бәйгесендә Әгерҗе спортчылары командасы беренче урын яулады.

(Казан, 5 февраль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районында Исәнбайда узган көрәш бәйгесендә Әгерҗе көрәшчеләре командасы беренче урын яуладылар. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

13 үлчәү категориясендә узган бәйгедә Әгерҗе яшүсмерләре биш – беренче урын, дүрт икенче урын, җиде өченче урын алдылар. Команда Кубок белән бүләкләнде. Яшь көрәшчеләрне бәйгегә тренер Рамил Шәрәфетдинов әзерләде, диелә әлеге хәбәрдә.

Команда буенча икенче урынны – Исәнбай, өченчене Кадыбаш көрәшчеләре алды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100