news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе интернат-мәктәбе укучысы Россия беренчелегендә җиңде

Ярышларда үзләрен башкалардан яхшырак күрсәткән спортчылар киләчәктә Россия җыелма командасын тәкъдим итәчәк.

Әгерҗе интернат-мәктәбе укучысы Россия беренчелегендә җиңде
http://agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 7 март, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Бу көннәрдә Орел шәһәрендә армспорт буенча XXVIII Россия беренчелеге уза. Ил чемпионатына илнең 24нче төбәге вәкилләре килде.

Татарстанның Әгерҗе районы данын тренер Руслан Закиров җитәкчелегендәге Рөстәм Козиев һәм Ольга Шаехова яклый. Ольга бүген ярыша.

Иң яхшыларны берничә үлчәү категорияләрендә сайлыйлар. Медальләр уйнатыла.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Әгерҗенең интернат-мәктәбе укучысы Рөстәм Козиев «14-15 яшьлек егетләр 50 кг» категориясендә 1 нче урынны яулады һәм Россия Спорт министрлыгының 1 нче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.

Бу ярышларда үзләрен башкалардан яхшырак күрсәткән спортчылар киләчәктә Россия җыелма командасын тәкъдим итәчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot