news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе хуҗалыкларында 7 меңнән артык гектарда бөртеклеләр суктырылган

Район буенча уртача уңдырышлылык – бер гектардан 16 центнер.

Әгерҗе хуҗалыкларында 7 меңнән артык гектарда бөртеклеләр суктырылган

(Әгерҗе, 24 август, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). “Агрофирма–Әгерҗе“, “Наҗар“, “Сарсак-Омга“ ширкәтләре, фермерлык хуҗалыклары басуларыннан барлыгы 7039 гектарда (планга карата – 28 процент) бөртеклеләр суктырылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Җыеп алынган мәйданнар “Агрофирма–Әгерҗе” ширкәтендә 5505 гектар (27 процент), “Наҗар”да 264 гектар (43 процент), “Сарсак-Омга”да 350 гектар (39 процент), фермерлык хуҗалыкларында 920 гектар (26 процент) тәшкил итә. Район буенча уртача уңдырышлылык – бер гектардан 16 центнер.

news_right_1
news_right_2
news_bot