news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе хоккейчысы уйнаган Россия командасы чемпионатта көмеш медаль яулаган

Швециядә яшүсмерләр арасында хоккей буенча Дөнья чемпионатының финал уеннары булды.

Әгерҗе хоккейчысы уйнаган Россия командасы чемпионатта көмеш медаль яулаган
архив/Владимир Васильев

(Әгерҗе, 1 май, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе хоккейчысы Максим Грошев уйнаган Россия командасы Дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады.  Уен 4:3 исәбе белән Швеция командасы файдасына төгәлләнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Швециядә яшүсмерләр арасында хоккей буенча Дөнья чемпионатының финал уеннары булды.

Россия командасыннан көндәшләре капкасына алка кертүчеләр арасында Максим Грошевның да булуы аеруча горурлык хисләре уятты.

Яшүсмерләрнең Швеция командасы тарихта беренче тапкыр чемпион исемен яулады. Икенче урында – Россия. Өченчедә – Канада командасын 5:2 исәбе белән җиңгән Америка уенчылары.

Россия командасының финалга 2009 елдан бирле чыкканы юк иде. Илебезнең яшь хоккейчылары, Дөнья чемпионнары булып, 2007 елда танылдылар. 2000, 2002, 2008 елларда көмеш медаль ияләре булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100