news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе хоккейчысы Россия командасы составында Дөнья чемпионатында катнаша

Дүртенче алканы Әгерҗе хоккейчысы Максим Грошев кертте.

(Әгерҗе, 20 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе егете, танылган хоккейчы Максим Грошев Россия җыелма командасы составында бу көннәрдә Швециядә яшүсмерләр арасында узучы хоккей турнирында катнаша. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Һөҗүмче Максим 24нче сан астында уйный.

Россия командасы Словакия хоккейчылары белән очрашты инде. Россиялеләр көндәшләрен 6:3 исәбе белән җиңделәр. Дүртенче алканы Әгерҗе хоккейчысы Максим Грошев кертте.

news_right_1
news_right_2
news_bot