news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе хоккейчысы “Биш милләт турниры“нда җиңү яулады

Әгерҗе егете, хоккейчы Максим Грошев уйнаган Россия яшүсмерләр җыелма командасы “Биш милләт турниры“нда (“Турнир пяти нации“) җиңү яулады.

(Әгерҗе, 11 февраль, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗе егете, хоккейчы Максим Грошев уйнаган Россия яшүсмерләр җыелма командасы “Биш милләт турниры“нда (“Турнир пяти нации“) җиңү яулады. 

Хәлиткеч матчта россиялеләр Америка командасын 8:4 исәбе белән җиңделәр. Икенче урынны – Швеция, өченчене Америка командасы алды.

Максим Әгерҗедә Боз сарае ачылгач күп еллар үзенең туган шәһәрендә хоккей уйнау серләренә өйрәнде. Соңыннан ул Түбән Каманың “Нефтехимик“ балалар-яшүсмерләр мәктәбендә шөгыльләнде. Узган елдан ул Түбән Камада “Реактор“ яшьләр хоккей клубында уйный. Күптән түгел аңа Канадада Дөнья Кубогы ярышларында катнашырга да туры килгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100