news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе хезмәт коллективларында эшләүчеләргә ГТО билгеләре тапшырылды

Шушы көннәрдә әгерҗелеләр ГТО нормаларын тапшырды.

(Әгерҗе, 12 февраль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗедә хезмәт коллективлары арасында да ГТО (“Хезмәткә һәм оборонага әзер“) нормаларын тапшыру популярлаша. Шушы көннәрдә ГТО нормаларын бик яхшы үтәгән хезмәткәрләргә ГТО билгеләре тапшырылды, дип яза җирле басма.

Менә алар алтын билгеләргә ия булучылар:

Пенсия фонды идарәсеннән Зөлфия Бакасова, Елена Осадчая, Марина Хисамбиева, Гөлнара Бәшәрова, Гөлнара Харисова; яшүсмерләр клубыннан Елена Абидина; район судыннан Радик Галләмов, Алмаз Закиров, Лилия Ризванова, Гөлия Саттарова. Яшүсмерләр клубыннан Лия Фомина һәм “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасының элекке хезмәткәре Любовь Михайловада – бронза билгеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot