Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе хастаханәсенә табиб булырга теләүче укучылар җыелды
Әгерҗе районы үзәк хастаханәсендә медицина юлыннан китәргә теләүче өлкән сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узды.
(Әгерҗе, 9 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Екатерина Самсонова). Әгерҗе районы үзәк хастаханәсендә медицина юлыннан китәргә теләүче өлкән сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узды. Бу юлы очрашуга килүчеләр күп булды: 24 укучы, аларның әти-әниләре һәм педагоглар катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Чараның беренче өлеше баш табиб кабинетында узды. Эдуард Овчинников район хастаханәсенең структурасы, районда төзелүче яңа сәламәтлек саклау объектлары турында сөйләде. Әйтик, быел республика программасы кысаларында Салагышта яңа ФАП, Исәнбайда амбулатория төзеләчәк. Яшь белгечләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән программаларга да тукталды ул.
Бүгенге көнгә хастаханә кирәкле кадрлар белән 66 процентка тәэмин ителгән. Хирург, терапевт, педиатр, профпатолог, гомумпрактика табибы, анестезиолог, реаниматолог кебек белгечләр җитми. Шулай ук фельдшерлар кирәк. Сүз уңаеннан: фельдшерларга да ярты миллион сум грант ярдәме каралган.
"Яңа технологияләр куллану, заманча җиһазландыру нәтиҗәсендә эшләве дә кызыклырак. Без хәзер скайп аша Казан, Алабуга, Чаллыдагы медицина үзәкләре белән турыдан-туры элемтәгә чыга алабыз. Катлаулы хәл килеп туганда санитар авиация ярдәменнән файдаланабыз. Шуңа күрә сезнең укып, үзебезгә эшкә кайтугызны көтәбез", – диде Эдуард Овчинников.
Чараның икенче өлеше актлар залында узды. Исәнбай мәктәбендә укыган, хәзерге вакытта Казан медицина университетының 6 курсында белем алучы Айсылу Зәйнуллина уку йорты турында презентация тәкъдим итте.
Очрашу укучыларның активлыгы белән үтте. Малай-кызлар керү имтиханнары, беренче сессия, чит илдә стажировка үтүгә бәйле бик күп сораулар бирделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз