news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе хастаханәсенә булачак табибларны җыйдылар

Район үзәк хастаханәсендә киләчәкләрен медицина белән бәйләргә теләүче чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узды.

(Әгерҗе, 7 февраль, “Татар-информ”, “Әгерҗе хәбәрләре”). Вакытлыча баш табиб вазифасын башкаручы Эдуард Овчинников укучылар белән игелекле һөнәр ияләре турында җанлы әңгәмә уздырды, дип яза районның “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.

Казан медицина университеты турында төшерелгән фильм да егет-кызлар күңеленә хуш килде. Аны шушы уку йортында белем алган Әгерҗе кызы Татьяна Кузьмина тәкъдим итте. Моннан берничә ел элек 1нче гимназияне алтын медальгә тәмамлаган Татьяна, медицина университетына укырга кереп, үзенең балачак хыялын тормышка ашырган булган.

–Мин – балалар табибәсе. Бу һөнәрне сайлап ялгышмаганлыгыма көннән-көн ныграк инанам, – диде Татьяна.

Укучыларга хастаханә буйлап оештырылган экскурсия дә ошады. Рентген кабинетында, мәсәлән, аларга республика программасы буенча кайтартылган заманча цифрлы флюорограф турында сөйләделәр. Яшь белгечләр өчен эшләүче программалар белән таныштырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100