news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе хастаханәсе хирургын пациент үлемендә гаеплиләр

Яраны эшкәрткәннән соң алты сәгать узгач, ир-ат күп кан югалтудан үлгән.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Әгерҗе үзәк район хастаханәсе хирургын аягы яраланган пациент үлемендә гаеплиләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, узган елның 15 маена каршы төндә хастаханәгә боты яраланган 35 яшьлек ирне алып килгәннәр. 47 яшьлек хирург пациентны караган, диагноз куйган, анестезия ярдәмендә җәрәхәтләрне эшкәрткән һәм теккән.

«Шул ук вакытта хирург, саксыз эш итеп, диагнозны тулысынча ачыкламаган һәм кан агу чыганагын табып, кан килүне туктатмаган. Алты сәгатьтән соң, боттагы кан тамырына зыян килү сәбәпле, күп кан югалтудан пациент вафат булган», - диде Андрей Шептицкий. 

Ике экспертиза да медицина ярдәме начар күрсәтелү белән пациентның үлеме арасында элемтә барлыгын раслаган. Табиб үзе гаебен танымаган һәм аңлатма бирүдән баш тарткан.

Әлеге факт буенча «Һөнәри бурычын тиешенчә башкармау нәтиҗәсендә, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Эш судка тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100