news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Әгерҗе хәбәрләре“ редакциясендә Шигърият бәйрәме узды

Чара бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланды.

(Әгерҗе, 21 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы редакциясендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган Шигърият бәйрәме булды, дип яза җирле басма.

Әлеге чарага шәһәр мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре шагыйрь иҗатын, аның шигырь-әкиятләрен яратучы укучыларны алып килделәр. Бәйрәмне 5нче балалар бакчасыннан Дилия Закирова “Хәерле көн“ җыры белән ачып җибәрде. Малайлар-кызлар Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт“, “Бала белән күбәләк“, “Гали белән кәҗә“ шигырьләрен, “Су анасы“ әкиятен сөйләделәр. Аның тормыш һәм иҗат юлына багышланган викторинада осталыкларын күрсәттеләр.

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасының баш мөхәррире Дания Абзалиева укытучыларны һәм укучыларны редакциянең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Бәйрәм “Туган тел“ җыры белән төгәлләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot