news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Әгерҗе хәбәрләре” призына чаңгы ярышлары узды

Җиңүчеләргә “Әгерҗе хәбәрләре”ннән кыйммәтле бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырылды.

 (Әгерҗе, 1 март, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“).“Әгерҗе хәбәрләре” призына чаңгы ярышлары узды. "Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасына чаңгы ярышлары уздыру – районда күптәннән килгән матур традиция, дип яза район газетасы. 

Редакция хезмәткәрләре быел аны гаиләләр арасында уздырырга булды. Кам.Ключ авылында “Мари чаңгы юллары“ район күләмендә узучы ярышка килгән спорт сөюче гаиләләр редакция призы өчен ярыштылар. Старт сызыгына әгерҗелеләр генә түгел, ут күршеләребез Удмуртиядән килгән гаиләләр дә басты. Кече Пурга районының Орлово авылыннан 140 чакрым юл үтеп ярышка килгән Емановлар гаиләсе беренче урын яулады. Кадрәктән Ишкатовлар, Әгерҗедән Семеновлар гаиләләре икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

Җиңүчеләргә “Әгерҗе хәбәрләре”ннән кыйммәтле бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot