Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы хезмәткәрләре бәйгедә җиңүчеләр белән концерт оештырды
Әлеге бәйгенең төп шарты: авылларның истәлекле урыннары, күренекле кешеләренең фотосурәтләрен редакция почтасына юлларга кирәк иде.
(Әгерҗе, 29 гыйнвар, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). 2017 ел Экология елы кысаларында “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасында “Барлык юллар безнең авылга илтә“ дигән бәйге оештырылды. Әлеге бәйгенең төп шарты: авылларның истәлекле урыннары, күренекле кешеләренең фотосурәтләрен редакция почтасына юлларга кирәк иде, дип яза җирле басма.
Аннан бер айга якын газета сайтында шул фотолар өчен тавыш бирү барды. Бәйгедә барлыгы алты авыл катнашты. Иң күп тавыш җыеп, Кичкетаң авыл җирлеге беренче урынга чыкты. Икенчене – Уразай, өченчене Кырынды авыллары алды.
Редакция хезмәткәрләре җиңүче авылга бүләкнең дә иң истә кала торганын әзерләде. Район газетасы коллективы, Кичкетаң авылына барып, призлы урыннар яулаган Кичкетаң, Уразай, Кырынды сәхнә осталары белән концерт әзерләде.
Баш мөхәррир Дания Абзалиева авыл җирлекләре башлыклары Зөлфәт Нуриев, Илназ Закировка, Уразай авылы кергән Салагыш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгизә Фәрдетдиновага истәлек бүләкләре тапшырды. Бәйрәм сәхнәсендә озак еллар кулга-кул тотынып эшләүче Кичкетаң җирлегендәге хәбәрчеләр, язылу чорында зур активлык күрсәткән шушы җирлекнең почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре хөрмәтләнде.
Аннан сәхнә артистларга бирелде. Алар авыл халкына үзләренең җыр-биюләрен, матур чыгышларын бүләк иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз