news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе гармунчылары Саратовны яулады

Бәйгедә Әгерҗе гармунчылары һәм Менделеевның “Шаян“ бию коллективы гына чыгыш ясау хокукына ия булды.

Әгерҗе гармунчылары Саратовны яулады
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 20 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районының Марат Муллахмәтов җитәкчелегендәге данлыклы “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле әле кичә генә Саратовтан җиңү белән кайтты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Киңкүләмле бәйгедә безнең республикадан нибары ике коллектив – Әгерҗе гармунчылары һәм Менделеевның “Шаян“ бию коллективы гына чыгыш ясау хокукына ия булды. Фестивальдә Россиянең 19 төбәгеннән 60 коллектив катнашты.

Бәйге барган көннәрдә аны оештыручылар төрле номинацияләрдә тавыш бирү буенча да урыннар билгеләделәр. Тавыш бирүгә бер тәүлек вакыт бирелде. “Халык номинациясе“ндә уртак тырышлык белән 781 тавыш җыеп, беренче урынга чыкканнар. Әлеге җиңү өчен коллектив Диплом белән бүләкләнгән.
 

Фестиваль-бәйгедә сәхнә осталары “Халык музыкасы“, “Халык җыры“, “Халык биюе“, “Традицион мәдәният“ номинацияләре буенча сынау тоталар. Әгерҗе гармунчылары, “Халык музыкасы“ номинациясендә чыгыш ясап, “Халыклар дуслыгы“, “Авыл көйләре“, милли бәйрәм Сабан туе җырларыннан тезмәләрне гармун, барабан, курай, сыбызгы, бубен, шалтыравыклар ярдәмендә башкаралар.

Ә нәтиҗәгә килгәндә, гармунчылар ансамбле икенче урынга лаек була. Коллектив җитәкчесе Марат Муллахмәтов оештыручылар кулыннан икенче дәрәҗә Диплом ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100