Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе гаиләләре эстафетада сыналды
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.
(Әгерҗе, 24 гыйнвар, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе гаиләләре эстафетада сыналды. Спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдиновның кичен “Орешник“ ял паркында эстафета уздыру турында хәбәр иткән иде. Бу хакта район басмасы яза.
"Кышын “Орешник“ – безнең иң яраткан ял паркыбыз. Эштән соң һәр кичне биредә чаңгыда җилдерәбез. Ял көннәрендә иртән дә, кич тә киләбез. Төз нарат агачлары арасында җәяү дә йөрергә яратабыз", – диделәр Эльмира–Алмаз Тукмановлар.
Бу көнне Алмаз гына чаңгыда җилдерде. Әлеге спорт төре белән ныклап шөгыльләнүче туганы Галина Хөрмәтова белән старт сызыгына басты ул. Катнашучыларның кайсын гына алсаң да, Тукмачевлар, Семеновлар, Мерзляковлар, Дәүләтшиннар, Мөхәммәтҗановлар булсынмы – барысы да бик теләп чаңгы юлына чыктылар. Күбесенең балалары, оныклары белән узышуын, бер-берсе өчен көч бирүләрен күзәтү бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.
Семеновларның бөтен гаиләләре белән катнашуы – аларның спортчы гаилә булуларын раслады. Гаилә башлыгы Алексей, старттан ук алга ыргылып, эстафетаны беренчеләрдән булып кызы Валериягә тапшырды. Әмма соңгы әйләнештә финиш сызыгын көнгә 20шәр чакрым чаңгыда җилдерүче, бик күп ярышларда катнашучы Людмила ханым
Шулай итеп, беренче урында – Людмила–Андрей Тукмачевлар, икенчедә – Алексей–Валерия Семеновлар, өченчедә Ирина–Лиза Мерзляковалар булдылар. Илшат Гайнетдинов, барлык катнашучыларга олы рәхмәтен белдереп, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Бәйгенең иң нәни катнашучысы – 2 сыйныф укучысы Әмир Мозаффаров, гаиләләре белән килеп матур узыш күрсәткән Семеновлар район үзәк хастаханәсе баш табибы – Эдуард Овчинников кулыннан бүләкләр алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз