news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе фермерлары бөртеклеләрнең яңа сортларына өстенлек бирәләр

Шәеховлар 2005 елдан “Родина“ колхозыннан үзләренең пай җирләрен алып бөртеклеләр, күпьеллык үлән үстерү белән шөгыльләнә башлаган.

(Әгерҗе, 23 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Көчек авылыннан абыйлы-энеле Фәнил–Илдар Шәеховларның “Инсаф“ крестьян-фермерлык хуҗалыгында август уртасы эшнең иң кызу вакыты булды. Көннәр кояшлы, матур торганда алар бер төркем авыл хезмәтчәннәре белән бергәләп урып-җыю эшен башкардылар, дип яза җирле басма.

2005 елдан “Родина“ колхозыннан үзләренең пай җирләрен алып бөртеклеләр, күпьеллык үлән үстерү белән шөгыльләнә башлаган Шәеховлар ике ел элек “Инсаф“ фермерлык хуҗалыгы оештыралар. Бүгенге көндә алар 20гә якын пай җирен эшкәртәләр. Шуның ун гектарына күпьеллык үлән чәчәләр, калганнарына – бөртекле культуралар.

–Без төрлелекне яратабыз. Быел менә арпаның яңа төр “Раушан“ һәм “Камашевский“ супер элиталы сортларын чәчкән идек. Алар безнең як туфрагында да яхшы гына уңыш бирделәр, – ди Илдар абый сөенеп.

Без барганда “Раушан“ сортлы арпа чәчелгән басуда эшлиләр иде авыл уңганнары. Бер гектардан 28 центнер уңыш чыга дип гәрәбәдәй бөртекләрне күрсәттеләр Шәеховлар.
–Быел яз салкынчарак булды һәм чәчүдән соң берникадәр вакыт яңгыр яумады. Шул сәбәпле, уҗым да тигез чыкмады. Без генә түгел, район игенчеләре дә борчылды ул вакытта. Шөкер, җәй үзенекен итте. Яңгыр да яуды, эссе көннәр дә җитәрлек булды. Уңышыбыз мактанырлык быел, – дип әңгәмәгә кушылды Фәнил абый.

Моңа кадәр суктырылган көзге бодайны да гектарыннан 24 центнер исәбеннән җыеп алганнар. Башаклары тулышкан арпаның “Камашевский“ сорты да бик мул булырга охшаган. Аннан соң суктырылачак сыналган “Нур“ сорты да алдатмас дигәннәр иде Шәеховлар. Чынлап та, шулай булган. “Камашевский“ның гектарыннан – 28, “Нур“ныкыннан 26 центнер уңыш чыккан.

Бөртеклеләрне соңгы гектарларыннан җыеп алган көннәрдә дә фермерлык хуҗалыгы басуларында “Дон“ комбайны гөрелтесе, тыз-быз ашлык ташыган тракторлар тавышы тынып тормый. Гомере буе комбайнда эшләгән, районның иң алдынгы механизаторы булган авылдашлары Минрахман абый Гатауллин өченче ел инде урып-җыю чорында Шәеховларга булыша.

–Рәхәтләнеп чыгам кырларга. Ничә дистә еллар тимер ат иярләгән кулларның әле дә көче бар, шөкер. Анысында түгел хикмәт, ярсыган күңелне тыеп булмый, – ди Минрахман абый.

Ул хуҗалык башлыкларына бик рәхмәтле. Кышлык ашлык белән тәэмин итәләр, кирәк кадәр саламын бирәләр, печәнне китереп өеп куялар, ди.

–Шулай булгач, ничек күңел үсмәсен инде. Аның өстенә, хуҗаларның җәмәгатьләре Фәймә, Лилия безне кырда бик тәмле ризыклар белән дә сыйлыйлар, – дип өстәп куя Минрахман абый.

Хуҗалыкның ындыр табагына ашлыкны Мәгъсум абый Гыймазетдинов ташый. Кызу эш вакытында аның улы Илнар да ярдәмгә килә. Гомумән, алар да, 72 яшендә булса да егетләр кебек җитез Әлфинат абый Камалиев та кыр эшләрендә – Шәеховларның олы ярдәмчесе.

Ашлык складында эшләүчеләр дә – уңган-булган, оста куллы ир-егетләр. Рафис Зиннәтуллин, Михаил Александров ашлыкны җилгәреп, чистартып орлыкка салалар. Бик тиздән пай җирләренә дә ашлык өләшерләр Шәеховлар. Хуҗаларга бер пай җиренә дүрт центнер исәбеннән ашлык бирергә планлаштыралар.
Калган бөртеклеләрне үзләренең терлекләренә ашаталар, ярминкәләргә алып киләләр, теләгән һәркемгә саталар.

–Фермерларга Хөкүмәтебез дә ярдәм итеп тора. Без дә 1,5 миллион сум грант откан идек. Шул акчага җир эшкәртү җайланмалары сатып алдык. Печән әзерлибезме, җир эшкәртәбезме – бөтен техникабыз, тагылма агрегатларыбыз бар хәзер, – дип сөенәләр хуҗалык башлыклары.

Әнә шулай, күмәк тырышлык белән, аңлашып, килешеп эшлиләр бүген абыйлы-энеле Шәеховлар. Шушы көннәрдә 65 яшьлек юбилеен кырда каршы алган Фәнил абый да, әле көч-егәре ташып торучы Илдар абый да “сәламәт булсак, яшькә карап тормыйбыз, эшлибез әле“, диләр. Ходай эшләрен уң итсен авыл уңганнарының, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100