news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе эшмәкәрләре үзләрен борчыган сорауларга җавап алды

Әгерҗе эшмкәрләренә борчыган сорауларын Казан вәкилләренә бирү мөмкинлеге тудырылды.

(Әгерҗе, 22 февраль, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“, Екатерина Самсонова). “Эшмәкәрлек һәм хакимият. Эчкерсез сөйләшү“ форматындагы очрашулар кысасында Әгерҗе эшмкәрләренә борчыган сорауларын Казан вәкилләренә бирү мөмкинлеге тудырылды, дип яза җирел басма.

 “Әгерҗенең “Авангард“ яшьләр үзәгендә узган очрашуда Татарстан эшмәкәрләре хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Татарстан буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин һәм башка вәкилләр катнашты. Аларның һәркайсы эшмәкәрләрне үз эшчәнлеге белән таныштырды.

Әгерҗе эшмәкәрләре тарафыннан бик күп сораулар яңгырады. Алар “Лизинг-грант“ программасына, салым түләүгә, “Мехуборка-К“ компаниясе эшчәнлегенә, банкларның клиентларга хезмәт күрсәтүенә һәм башка темаларга кагылышлы булды.

Фикер алышуларда район башлыгы Валерий Макаров та катнашты. Кайбер сорауларга шунда ук җавап алынды. Ә вакыт таләп иткәннәре беркетмәгә теркәлде.
–Әлеге сорауларның берсе дә игътибарсыз калмаячак, – дип ышандырды Тимур Нагуманов.

Ике сәгать дәвам иткән очрашудан соң эшмәкәрләр Татарстан эшмәкәрлек Советы һәм эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы җәмәгать кабул итүе вәкилләренә шәхси сораулары белән мөрәҗәгать иттеләр.

Очрашу ике як өчен дә файдалы булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100