news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе егетләрен хәрби хезмәткә озату тантанасы булды

Язгы чакырылышта Әгерҗедән 31 егет хәрби хезмәткә алынырга тиеш.

(Әгерҗе, 4 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Язгы чакырылышта Әгерҗедән 31 егет хәрби хезмәткә алынырга тиеш. Аларның өчесе, якыннары, дуслары белән бер елга саубуллашып, төрле частьларга солдат бурычын үтәргә китте, дип яза җирле басма.

Ә менә солдат каешы буарга әзерләнүче 28 егет өчен “Авангард“ Яшьләр үзәгендә район җитәкчелеге, хәрби комиссариат вәкилләре катнашында “Хәрби хезмәткә чакырылучы көне“ узды. Әлеге чараны Әгерҗедә елга ике тапкыр – көзге һәм язгы чакырылыш вакытында уздыралар. Бу көнне җитәкчеләр егетләргә үгет-нәсыйхәтләрен җиткерәләр, теләкләрен әйтәләр. Районыбыз артистлары матур җырларын бүләк итәләр.

–Мин сезнең хезмәтнең тыныч узуын телим. Без районыбыз егетләре хезмәт итә торган частьлар белән һәрчак элемтәдә торабыз. Командирларыгыздан сезнең турыда бары яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын. Бер ел узар да китәр ул. Ә армия тормышы гомер буе сезнең күңелдә сакланыр. Без сезнең чын ир-егетләр булып туган якларга исән-сау кайтуыгызны телибез, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.

Район хәрби комиссары Илгиз Галиев та егетләргә иң изге теләкләрен җиткерде.

–Иң мөһиме, әти-әниләрегезне онытмагыз. Аларга шалтыратыгыз, хатлар языгыз, – диде Илгиз Наилевич.

“Хәрби туганлык“ район оешмасы җитәкчесе Рәшит Гарифуллин:

–Армия тормышы ул еллар узгач та онытылмый. 20-30 елдан соң сез, армия фотоларын алып, хатирәләр яңартырсыз, – диде.

Улларын армиядән иң нык көтеп алучылар ул – әниләр. Гөлнара Садыйкова да улы Тимурны нәкъ биш ай элек армиягә озаткан. Тимур Севастопольдә корабльдә диңгезче буларак хәрби бурычын үти. 10 майда өлкән матрос званиесен алачак икән.

–Улым шалтыраткан саен “ничек хезмәт итәсең?“ дип сорыйм. Ул: “әни, борчылма, барысы да яхшы“ дип җавап бирә. Яшермим, мин улымның диңгезче булуын бик тә теләгән идем. Хыялым чынга ашты. Аның белән бик нык горурланам. Туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуын телим, – диде Гөлнара Расим кызы.
Булачак солдатларга армиягә китәргә санаулы гына көннәр калып бара.

–Мин 19 майда армиягә китәм. Сыйныфташым, дустым Артур Юмакаев белән бер көнне юлга кузгалабыз. Аңа кадәр өйдә туганнар, дуслар белән солдат озату ашы уздырабыз. Клубта бәйрәм кичәсе була. Кечкенәдән чаңгы, җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Армиягә ныклы әзерлек белән китәм. Хезмәт итү авыр булмас дип ышанам, – ди Пеләмеш егете Иван Николаев.

... Пеләмештә шундый гадәт яши икән. Армиягә киткәндә булачак солдатка биргән акчаны аның туена кадәр тиененә кадәр саклыйлар. Безнең егетләргә хезмәт бурычларын үтәп, туган Әгерҗеләренә, авылларына сөенеп кайтырга язсын. Аннан гөрләп туйлар узар... Әнә шул вакытта армиягә киткәндә бирелгән акчаларны да кулга алып хатирәләр яңартырлар алар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100