news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе егетләрен армиягә тантаналы төстә озаталар

Язгы чакрылышта Әгерҗе районыннан 42 егет солдат каешы буачак.

(Әгерҗе, 17 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Бүген төнлә Әгерҗе районы хәрби комиссариатыннан алты егетне – Сокманнан Әлфис Нәбиуллин, Салагыштан Ришат Әхмәтшин, Әгерҗедән Айрат Нәфыйков, Андрей Идрисов, Варкләд Аулдан Инсаф Молчанов, Иске Чекалдадан Сергей Королевны тантаналы төстә армиягә озатачаклар. Аларга район җитәкчелеге, хәрби комиссар Илгиз Галиев иң изге теләкләрен җиткерәчәк, дип яза район газетасы.

Сокманда яшәүче Нәбиуллиннар гаиләсенең бу көннәрдә күңелле дә, мәшәкатьле дә чагы булган. Алар төпчекләре Әлфисне зурлап армиягә озаталар.

Узган ялларда өйләрендә бөтен туганнарын, Әлфиснең дусларын җыеп солдат озату ашы уздырганнар. Бу йоланы уздыруның борынгыдан калган үз традицияләре дә бар. Нәбиуллиннар да аларга тугры калган. Әнә, Әлфис кулындагы бу кулъяулыкларны әти-әнисе, туганнары бүләк иткән. Ул аларны авылны чыкканда һәр юлчыны озатып калучы агачка бәйләп куяр. Нәкъ бер елдан солдат хезмәтен үтәп туган авылына кайткач ул аларны чишеп алыр һәм кадерле истәлек итеп саклар.

Солдат озату ашы гармунсыз узамы соң инде?! Авылның иң оста гармунчысы Рафил Гәрәев та мәҗлес кунакларын биетеп-җырлатып күңел ачтырган.
Әнкәй, ашың пешәме,
Пешәме, түгеләме?
Газиз балаң китеп бара,
Үзәгең өзеләме?

–Менә шушы җыр яңгыраганда күңел тулды инде. Хәзер аш пешергән саен газиз балам искә төшәр дә, армиядә ач түгелме, тамагы туя микән дип йөрәк сыкрар, – ди Рафилә ханым.

Мәҗлес тәмамланганнан соң яшьләр, гармун моңнарын яңгыратып, урам әйләнгәннәр.

–Дуслар белән кочаклашып бер елга саубуллаштык, хәбәрләшеп торырга сүз куештык, – ди Әлфис.

Сокман егете армиягә ныклы әзерлек белән китә. 9 сыйныфтан соң Ижауда икътисад-сәнәгать көллиятендә юрист белгечлегенә укыган. Спорт белән шөгыльләнгән. Февральдә диплом алган.

–Армиягә үз теләгем белән китәм. Әтием Ринат кечкенә вакытта ук “малай кеше хезмәт итәргә тиеш“, дия торган иде. Мин хезмәт бурычымны үтәп кайткач та полициягә эшкә керергә телим. Армиядә дә эчке эшләр гаскәрләренә эләгү – хыялым, – ди Әлфис.

Дүрт ел үзе белән бергә укыган Салагыш егете Ришат Әхмәтшин белән армиягә бер көнне алынуларына да сөенгән ул.

–Бер үк гаскәргә эләксәк җиңелрәк булыр иде. Сагынуны да бергә басар идек, – ди Әлфис.

Гомумән, язгы чакрылышта Әгерҗе районыннан 42 егет солдат каешы буачак, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100