news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе егете Россия чемпионатыннан бронза медаль белән кайтты

Пермьдә көрәш буенча узган Россия чемпионатында Исәнбай егетләре катнашты.

(Әгерҗе, 12 декабрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Пермьдә көрәш буенча узган Россия чемпионатында Исәнбай егетләре Альмир Шәрәфиев, Рузил Гобәйдуллин, Рәдиф Мөэминов һәм Альмир Рамазанов та катнаштылар.

Әлеге бәйгедә илебезнең 30 төбәгеннән 160 спортчы бил алышты. Безнең егетләр Удмуртия командасы составында чыгыш ясадылар.

Күптән түгел Удмуртия чемпионатында беренче урыннарны яулаган бу көрәшчеләребез әлеге зур масштаблы ярышта да сынатмадылар. Альмир Шәрәфиев һәм Рузил Гобәйдуллин – бишенче урыннарда. Ә Рәдиф Мөэминов, өченче урын алып, Кубок, медаль, Мактау грамотасы һәм 25 мең сум премия белән бүләкләнде.

–Әлбәттә, көрәшчеләр бик көчле һәм нык әзерлекле иде. Призлы урынга эләгермен дип уйламадым да. Монда эштән соң һәр көнне спорт белән шөгыльләнүем зур ярдәм булды. Аннан соң дусларымның һәм безне бәйгегә алып барган тренер Альфред абый Сабирҗановның минем өчен җан атып торулары да призлы урынга эләгүгә зур этәргеч булгандыр. Альфред абыйга безне үсендереп торганы һәм бәйгеләргә алып барганы өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде Рәдиф, сөенече белән уртаклашып.
Рәдиф балачактан туган авылы Исәнбайда тренер Рәшит Садыйков кул астында көрәш серләренә өйрәнә. Ул – күп тапкыр район бәйгеләре җиңүчесе. Республика ярышларында да үзен сынаган көрәшче.

Гомумән, Әгерҗе районыннан Россия Чемпионаты бәйгесендә төрле елларда өч көрәшченең пьедесталга күтәрелгәне бар. Көчек авылыннан Гадел Сабирҗанов Россия чемпионы булды. Варкләд-Бодьядан Артем Трифанов өченче урын алды. Рәдиф Мөэминов та бронза медаль иясе булды.

 

 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100