Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе егете Канадада Дөнья Кубогы ярышларында катнаша
Быелдан башлап Максим Грошев Түбән Камада “Реактор“ яшьләр хоккей клубында уйный.
(Әгерҗе, 5 декабрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Әгерҗе егете, хоккейчы Максим Грошев Россия яшүсмерләр җыелма командасы составында хоккей буенча Канадада узачак Дөнья Кубогы ярышларында катнашачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
2008 елда Әгерҗедә Боз сарае ачылгач, Максим беренче көннән үк биредә хоккей секциясенә йөри башлаган иде. “Спутник“ командасы, ул елларда республика күләмендәге ярышларда катнашып, зур җиңүләр яулады.
Максим соңыннан Түбән Каманың “Нефтехимик“ балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнде. Узган сезонда “Нефтехимик-2001“ командасы, төбәкара этапта җиңү яулап, 17 яшькә кадәр яшүсмерләр командалары арасында Россия беренчелегенә узган уеннарның финалында катнашу хокукы алды. Ул ярышларда Әгерҗе хоккейчысы турнирның “Иң яхшы уенчысы“ исемен яулады.
Быелдан башлап Максим Грошев Түбән Камада “Реактор“ яшьләр хоккей клубында уйный. Команда лидеры булган һөҗүмче Грошевны Дөнья Кубогы уеннарында катнашу өчен Россия яшьләр җыелма командасы составына алдылар.
Әгерҗе егете – яшьләр хоккей лигалары арасыннан җыелган 28 уенчы арасында әлеге командада Татарстаннан бердәнбер хоккейчы. Уенчылар Новогорск шәһәрендә тренировкаларын төгәлләделәр инде. Шушы көннәрдә алар Канадага кузгалалар. Әлеге илнең Бонневиль шәһәрендә 9-15 декабрьдә Дөнья Кубогы ярышлары көтә аларны.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз