news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе егете көрәш буенча Татарстан чемпионы булды

Алабугада “Сабантуй“ журналы призына узган Татарстан беренчелеге бәйгесендә Әгерҗе көрәшчеләре дә район данын яклап чыгыш ясады.

(Әгерҗе, 20 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Алабугада “Сабантуй“ журналы призына узган Татарстан беренчелеге бәйгесендә Әгерҗе көрәшчеләре дә район данын яклап чыгыш ясадылар, дип яза җирле басма.

Татарстанның иң көчле көрәшчеләре белән районнан ундүрт яшүсмергә бил алыштырга туры килде. 2002-2003 елгылар арасында 100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Үтәгәннән Денис Әминев, абсолют җиңү яулап, Татарстан чемпионы булды. Аңа акчалата премия, бүләк, Грамота һәм медаль тапшырылды.

Кадыбаш мәктәбенең 10 сыйныфында укучы Денис тренер Рәшит Садыйков кул астында көрәш белән биш ел шөгыльләнә. Күптән түгел ул Исәнбайда узган район бәйгесендә абсолют җиңүче булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100