Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗе егете хоккей буенча Дөнья чемпионаты уеннарында катнаша
Ярышлар 5 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
(Әгерҗе, 29 декабрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Бу көннәрдә Әгерҗе егете Максим Грошев Россия җыелма командасы составында Чехиядә яшьләр арасында хоккей буенча Дөнья чемпионаты уеннарында катнаша. Ярышлар 5 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Командада иң яшь уенчы да ул. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
2006 елда Максимга биш яшь тулгач әтисе Евгений аны Ижауга тренировкага йөртә башлый. Ул чагында Әгерҗедә әле Боз сарае да төзелмәгән, хоккей тартмалары да булмый. Берникадәр вакыттан соң 3нче мәктәп янында хоккей тартмасы куелгач, үзе дә балачактан спорт белән ныклап шөгыльләнгән Евгений улына хоккей уйнау серләрен төшендерә.
2001 елгылардан тупланган «Спутник» командасы уенчыларының берничәсе хоккейны гомерлек юлдашлары иттеләр дисәк тә ялгыш булмас. 5 сыйныфны Әгерҗенең 4нче мәктәбендә тәмамлаган Максим Грошевны да Түбән Каманың «Нефтехимик» яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнергә чакыралар. Шулай итеп, 6 сыйныфка ул әлеге шәһәрнең бер мәктәбендәге спорт сыйныфына укырга бара.
Максим быел 11 сыйныфны тәмамлады. Ул Чайковскида физик тәрбия институында белем ала.
Ул Швециядә яшүсмерләр арасында узган Дөнья чемпионаты ярышларына сайлап алынган иде инде. Россия күләмендәге ярышларда җиңү яулаган, «Иң яхшы уенчы» исемнәренә лаек булган Әгерҗе егете команданы икенче урынга чыгаруга лаеклы өлеш кертте. Россия командасының ун ел инде әлеге чемпионатта призлы урынга эләккәне юк иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз