news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе егете Ханты-Мансийскида Россия чемпионатында катнаша

Женя – әлегә Удмуртия спортчылары арасында иң яхшы чыгыш ясаучы.

 (Әгерҗе, 3 апрель, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Ханты-Мансийскида биатлон буенча Россия чемпионатында Удмуртия командасы составында катнашучы Байтуган егете Евгений Шамеев бик уңышлы чыгыш ясый, дип яза җирле басма.

Россиянең иң көчле спортчылары Антон Шипулин, Антон Бабиков, Максим Цветков, Евгений Гараничев белән бергә катнашкан Женя шәхси узышта – 28нче, “гонка преследования“дә 19нчы урын алды. Хәзер аны масс-старт, эстафета ярышлары көтә. Женя – әлегә Удмуртия спортчылары арасында иң яхшы чыгыш ясаучы.

news_right_1
news_right_2
news_bot